АБАУ
Морфологик уен
«АБАУ» — төрле хис-кичерешләрне белдерү өчен татар телендә яңа сүзләр булдыру генераторы.
Генераторны кушыгыз
Уен кагыйдәләре

Уен кагыйдәләре
1.
Генераторны кушыгыз
2.
Экранга чыккан, ясалма интеллект тарафыннан тамырга кушымча ялганып ясалган сүзне игътибар белән укыгыз.
3.
Шул сүзгә аңлатма бирегез. Мисал өчен, экранга «Бәхетче» сүзе чыкты. Татар телендә андый сүз юк. Сүзнең тамыры — «бәхет», «-че» — сүзъясагыч кушымча. Әлеге сүз нәрсәне аңлата? Бәлки ул сезне бәхетле итүче кешедер? Уйлагыз да аңлатмасын язып куегыз. Аннары сез аны телеграмга җибәрә алачаксыз.

Генераторны кушыгыз


Проект турында

Проект турында
Татар теле — агглютинатив тел, һәм яңа сүзләр, нигездә, бер-берсенә кушымчалар ялганып ясала. Менә шул ысул ярдәмендә «АБАУ»
Менә шул ысул ярдәмендә «АБАУ» генераторы морфологик яктан төзек, ләкин моңа кадәр татар телендә кулланылмаган сүзләр булдыра. Әлеге машина күңелегездә сакланган хис-кичерешләрне инде таныш тамыр һәм кушымчаларның көтелмәгән комбинацияләре ярдәмендә җиткерергә ярдәм итә.
Без сезгә, генераторны кушып, экранга чыккан сүзне укырга һәм аңа аңлатма бирергә тәкъдим итәбез.
«АБАУ» — махсус TCF 2021 өчен TAT CULT FEST һәм Мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты тарафыннан әзерләгән проект. Ул фестивальнең төп партнеры — «Инде» интернет-журналы ярдәмендә чынга ашырылды.
Проект авторлары:
Наталья Федорова
Айгуль Давлетшина
Эльза Набиуллина
Альфрид Бустанов